1898 – 1942 г.г.
Соңгы хат
Хатлар инде саргайдылар
Ятып сандык төбендә,
Хатирәләр исән һаман,
Сакланалар күңелдә.
Әткәебез Камалов Мортаза Камалетдин улы сугышка киткәндә миңа ун яшь тә тулмаган иде әле. Шулай да ул чактагы тормышыбызны бүгенгедәй ачык хәтерлим.
1941нче елның 21 сентябрь көнне әткәйгә сугышка китәргә хәбәр килде. Бу турыда колхоз рәисе Фәрхетдин Садриев абый килеп әйтте аңа. Әткәй еларга ук тотынды. Без – дүрт бала, нишләргә дә белми катып калдык.
Икенче көнне, таң атуга ук, безнең турга җигүле пар ат килеп туктады. Авылның бөтен кешесе диярлек безгә җыелды. Күбесе юлга дип азык-төлек алып килгән, акча бирүчеләр дә байтак булды. Сәгать уннар тирәсендә әткәебез китеп тә барды, без тәгәрәшеп елап калдык. Бөгелмәгә хәтле әткәйне Габделхәй абый Маннанов озатты, 15 яшьлек яшүсмер генә иде әле ул.
Әтиебез бик оста аучы иде. Киткәндә ау мылтыгын, капкан, тозак кебек әйберләрен миңа калдырды. «Мин кайтканчы сакла. Кайтмасам, үзеңә булырлар», - диде.
Берничә ай Казанда булганнан соң, әткәйне Вологда өлкәсенә җибәрделәр. Башта хатлары бик еш килде. Хат саен безгә киңәшләрен яза, әнкәйнең сүзен тыңларга куша, озакламый исән-сау кайтачагына ышандыра иде.
Ә менә 1942 елның июненнән хат килми башлады. Без ни уйларга да белмәдек. Хаты килмәүче солдатлар бик күп иде ул чакта. Бер хәбәрсез ике ай чамасы вакыт үткәч, июль азакларында, бер хат килеп төште. Күренеп тора: әткәйдән түгел, гарәп хәрефләре белән язылган, укый белмибез. Гыйльменур җиңгәчәйнең гарәпчә тануы турында кемдер әйтте дә, без шуңа йөгердек.
Инде күп еллар вакыт үтсә дә бу турыда язу бик авыр миңа: хатта кайгылы хәбәр язылган иде. Әткәйгә тиф чире йоккан. Аны Свердловск шәһәренең бер госпиталенә кайтарган булганнар. 2-3 атна чамасы яткач, әткәебез вафат булган. Кайгылы хатны Габделбарый исемле Казан кешесе язган. Яралы солдат әткәй яткан палата белән күрше палатада гына дәваланган булган икән. Әткәй турында белгәннәре турында бәйнә-бәйнә язган иде безгә.
Әткәй эче авыртып бик интеккән, «чөгендер суы эчәсем килә», дип әйтә торган булган. Инде яшәүгә өмете калмагач, әткәй Габделбарый абзыйга барысын да сөйләгән, хат язуын үтенеп, адресын биргән.
«Өч балам хатынымның үзенекеләр, ул аларны ничек тә ятим итмәс. Ә менә Ягсуп исемле улым беренче, үлгән хатынымнан. Аңа бик авыр булыр инде», - дигән әткәм. Җан биргәндә: «Габделбарый! Габделбарый!» - дип кычкырган ул. Безнең үзебезнең олы абыебыз да Габделбарый исемле. Ул вакытта Ерак Көнчыгышта шулай ук солдат хезмәтендә иде. Улын исенә төшереп эндәшкәнме, әллә күршесенә тагын нидер әйтергә теләгәнме – безнең өчен гомерлек табышмак булып калды бусы.
Габделбарый абзый белән элемтәгә керә алмадык. Сугыш бетеп, исән калганнар кайтканда бик авыр булды. Өстәвенә, фронтта үлмәгән дип, дәүләт пособиесе дә бирмәделәр ул чакта. Сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлдә дә безнең әткәй исеменә «урын булмады», хәтта. Пуля тиеп үлмәгән, янәсе. Тиф авыруы сугыш китереп чыгарган афәт бит ул, югыйсә!
автор Муртазин Ягсуп Муртазиевич